Төп бит » 2014 » Июль » 27 » Котлау
21:59
Котлау

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ

27 июль, 2014 - 20:20

Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста вакыт.

Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Бу уңайдан Мөхәммәд Пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә игелекле һәм игелек кылганны ярата. Ул кырыслык белән ирешеп булмаганны яхшылык кылып ирешү мөмкинлеге бирә”, - дигән.

Татарстанның уникаль мәдәни һәм дини традицияләре милли үзенчәлекне, республикада яшәүче халыкларның гасырлар буена туплаган бай мирасын саклауда, җәмгыятнең әхлак нигезләрен һәм дини бердәмлекне ныгытуда булыша. Республика мөселманнары киләчәктә дә, башка традицион дин вәкилләре белән тату яшәп, рухи яңарыш, үзара аңлашуны һәм дуслыкны ныгытуда актив катнашырлар дип ышанам.

Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Автор: 

ТР Президенты Матбугат хезмәте
Просмотров: 1488 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map