Төп бит » 2015 » Август » 27 » Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре
23:03
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре

24-26 август көннәрендә Мәскәү каласында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре оештырыла. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашачак.

Мәскәүдәге коллегалардан алган мәгълүматларга караганда, 26 агустта Мәскәүнең халыкара Музыка йортында зур концерт узачак. Рәсми кунакларга, башкалада яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан сәнгать осталарының иҗатлары тәкъдим ителәчәк.

Музыкаль кичә барышында фотокүргәзмә, китап ярминкәсе эшли. Чара Россиядә яшәүче халыклар дуслыгын арттыру, төбәкләрдә социаль-икътисади элемтәләрне ныгытуга нисбәтләнә. Тантаналы кичәгә Россия Президенты администрациясе, Россия хөкүмәтеннән вәкилләр, Мәскәүдә оешкан “Татарстан якташлары” җәмгыяте әгъзалары чакырылган.

Татарстан мәдәнияте көннәрендә татарның бөек улы Муса Җәлилне дә искә алачаклар. 26 августта 16.00 сәгатьтә Татарстан лидеры каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак. Һәйкәл янында Җәлилнең туганнары чыгыш ясый, артистлар шигырьләрен яңгыратачак.

Россиядә Әдәбият елы уңаеннан Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә ике әдәби кичә оештырыла. 24 август Г.Камал исемендәге театр коллективы катнашында драматург Туфан Миңнуллинны искә алачаклар. Мәгълүм булганча әлеге академия театрында Туфан Миңнуллинның егермеләп әсәре сәхнәләштерелде. “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Гөргери кияүләре”, “Мулла” һ.б. спектакльләр тамашачы күңелендә үз урынын яулады.

Танылган татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы чыгуга 50 ел узды. 25 августта исә, әдәби-музыкаль нәкъ шушы вакыйгага багышлана. Чарада Татарстан язучылары, Әпсәләмовның дәвамчылары, артистлар катнаша. Фронтовик-язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә әдип белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.
Туфан Миңнуллин һәм Габдрахман Әпсәләмов — Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган шәхесләр.

http://tatar-congress.org/yanalyklar/atna-vakyygasy/meskeyde-tatarstan-medeniyate-konnere/

Просмотров: 1518 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map