Төп бит » 2017 » Август » 10 » Министрга сорау бир
12:42
Министрга сорау бир

09.08.2017

30 августта РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бөтенроссия ата-ана җыелышын уздырачак. Әлеге җыелыш 4-нче тапкыр оештырылачак, узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Ведомство сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен Бөтенроссия ата-ана җыелышы – аларның фикерләрен, кайгырткан мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеге турында белә алу мөмкинлеге.

Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Бөтенроссия ата-ана җыелышы” (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә.

Чараның генераль партнеры – Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау милли ата-аналар ассоциациясе.

Чыганак: МО и Н РТ

Просмотров: 1373 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map