12:33 Татар телле "Фиксиләр" мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде | |
Татар телле “Фиксиләр” мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде. 9 августта кичен анимацион балалар сериалының беренче алты сериясе , тагын 54 сериясе берничә ай дәвамында урнаштырылып бетәчәк. Бу эш белән мультсериалны татар теленә тәрҗемә заказчысы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә. Россииядә популяр булган мультфильм “Татарстанда 2014 – 2020 елларга дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы буенча тәрҗемә ителә башлаган. Дубляж “Безнең халык мирасы” компаниесе тарафыннан “АКСУ” продюсерлык үзәге ярдәмендә эшләнгән. “Татар-информ”га Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова җиткерүенчә, “Фиксиләр”не тиздән "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында һәм Татарстан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында күрсәтә башлаячаклар. “Без инде телеканалга һәм "Татмедиа" җәмгыятенә Татарстанда мультфильмны трансляцияли башлау буенча мөрәҗәгать иттек”, – дип аңлатты белгеч. Мультфильм сериалы буенча тәрҗемә бер еллап барган. “Фиксиләр” мультфильмы сериалы Эдуард Успенскийның “Гарантийные человечки” повесте мотивлары буенча төшерелгән. | |
|