Төп бит » 2015 » Сентябрь » 7 » XI Халыкара мөселман киносы фестивале
22:56
XI Халыкара мөселман киносы фестивале

XI Халыкара мөселман киносы фестивале5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале уздырыла. Быел фестивальне ачу һәм ябу тантаналары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстанның башкаласында “Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына” шигаре астында 2005 елдан бирле уздырыла. Беренче фестиваль Россия мөфтиләр шурасы, РФ мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылган иде.

Үткәрелү дәверендә фестиваль кинематографиячеләрнең дәрәҗәле форумы статусын алды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз төп билгесенә, аның мәдәни башкала буларак ныгуына булышучы чарага әйләнде.

Фестиваль программасына, авторның нинди диндә булуына карамастан, игелек, тынычлык, гаделлеккә өндәүче, ил һәм дөнья кинематографының иң яхшы фильмнары сайлана.

Быелгы конкурс программасында 25 илдән җәмгысе 51 фильм катнашачак. Шорт-биткә тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион 10ар картина һәм кыска метражлы уенлы 11 фильм эләккән. Тәкъдим ителә торган эшләрнең географиясе шактый киң – Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангшладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония.

Фестивальның конкурс программасы составында режиссер, сценарист Эльер Ишмөхәммәдов (Үзбәкстан), режисеер Рәшит Ногманов (Казакъстан), актриса Мирдза Мартинсоне (Латвия), режиссер Илдар Ягъфәров (Россия) булган абруйлы жюри бәяләячәк. Жюри рәисе – күренекле актер, режиссер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов.

Просмотров: 2450 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map