Төп бит » 2014 » Сентябрь » 15 » Бөек татарлар
14:16
Бөек татарлар
Фатыйх Сибагатуллин аларның кем икәнлеген һәм шөгыль-гамәлләрен бик яхшы белә

…Фатыйх Сәүбәновичның гаиләсендә барысы да өйдә чак иде. Хуҗабикә Рәдифә ханым бик тәмле итеп аш-су әзерләгән, олы кызлары Роза ишегалдында чәчәкләр аралый, уллары Рәшит, җәй буе кулына баян алмыйча торганнан соң, “Арча”, “Наласа”, “Әпипә”­ләрне уйнап бармакларын яза, әле тугыз айларын гына тутырган игезәкләр Рәис белән Ранис махсус утыргычларда “узышалар”.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, фән докторы Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин белән бүгенге әңгәмәбез аның әле күптән түгел генә “Великие татары – строители и защитники Государства Российского” дигән исем белән нәшер ителгән китабы, анда күтәрелгән мәсьәләләр, гомумән, татарлар тарихы, язмышы хакында.

Фатыйх Сәүбәнович иң элек шуңа ачыклык кертүне кирәк дип тапты: “Мин китап язучы түгел. Бары тик булган әдәбиятны, гыйльми хезмәтләрне туплап, шуларны аерым китап рәвешендә халыкка җиткерүче. Иң кызыгы һәм әһәмиятлесе шунда: язмаларның авторлары татар милләтеннән түгел, тарихи дөреслекне нәкъ менә алар ачыклый”. Аның 2008, 2009 нчы елларда дөнья күргән “От Атиллы до Президента” дип исем­ләнгән китаплары да укучыларда зур кызыксыну уятты һәм монысын шул әсәрләрнең дәвамы дип кабул итәргә кирәк.

– Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына бәйләгән – мал врачы, хуҗалык рәисе, район җитәкчесе, авыл хуҗалыгы министры булган кеше ничек шулай капылт кына тарихка кереп чумды соң әле? Фатыйх Сәүбәнович, моның берәр сере юкмы?

– Сере яшьлегемдә, укытучыларымда. Әдәбиятны яратуым Шушмабашта (Арча районы) класс җитәкчем әдәбият укытучым, Дәрдмәнд, Исхакыйларны өйрәткән Разия апа Сәйфетдиновадан, тарихка тартылуым Шушмабаштагы мәктәп директоры, тарих фәненнән укыткан Гафур абый Габделнуровтан. Гафур абый заманында әтине дә укыткан булган. Әтисенә охшаса, бу егеттән рәт чыгар, дип, ул ми­не комсомол секретаре итеп тә куйдырды. Комсомолларның во­жагы икән, күп белергә, өй­рә­нергә тиешсең. Ветеринария ин­ститутына документлар тапшыргач, берничә малай трамвайга утырып, Горький паркына барырга чыктык. Русча белмибез, татарча сөйләшәбез, кычкырып көлешәбез. Шунда бер ханым ризасызлык белдерде. Аңа тагын берничә апа кушылды. Татарча сөйләшүне ошатмаганнар икән. Бер тукталышка алдан төшеп тә калдык әле. Менә шунда: “Нишләп без башка милләт кешеләреннән ким соң? Гомумән, татар ниндирәк кеше соң ул?” – дигән уй туды. Институтта укый башлауның беренче айларында кулга “Конец атамана” дигән китап эләкте. Йотлыгып укыдым. Шәкүр карак турында иде ул. Җиңел чана җигелгән ат белән боз өстеннән Зөя утравыннан Казанга 32 километр араны 45 минутта килә торган булган. Менә шушы хәл – үзебезнең татарыбызның һәм атның җитезлеге сокландырды мине.

– Фатыйх Сәүбәнович, мөмкинлектән файдаланып, мәңгелек сорауга ачыклык кертүдән башлыйк әле: без кемнәр соң?

– Бүгенге көндә кемдер болгар ди, кемдер татар, ди. Безнең килеп чыгышыбыз – һуннардан. Борынгы бабабыз – Атилла. Алар тәңречелек динендә булганнар. Бу дин бүгенге көндә дә сакланып калган. Ходай дип сөйләшә­без. Ходай ул Күк Алласы дигән сүз. Авырлык килгән вакытта, и, Тәңрем, дип тә сөйләшәбез. Тәң­речелек – бер аллалыкка күчкән беренче дин ул. Аның билгеләре – почмаклары бертигез булган тәре, аджи. Моның бер почмагы күкне, аскы почмагы җир­не, уң канаты утны, сул канаты суны аңлата.

Тарихка күз салсак, иң элек кешелек дөньясы яшәү өчен арзанлы мөмкинлекләр булган җирләрдә, әйтик, җылы диңгез буйларында барлыкка килгән. Әйтик, Кара диңгез, Каспий буйларында скифлар яшәгән. Тора-бара алар үрчегән, яңа җир эзләп Көнчыгышка – хәзерге Урта Азия, Казахстан, Кытай, Алтай якларына юл алган, Тын океанга кадәр барып җиткән. Безнең халык өч бөек күченеш кичергән.

һуннар безнең эрага кадәр 500 ел элек үк бик көчле милләт булып, башкаларны буйсындырып яшәгән. Шул исәптән Кытай халкын (дөньяда алар чин исеме белән мәгълүм) бик каты җәберләгәннәр. Кытайлар болардан котылу өчен стена корган, тарихта ул бөек Кытай стенасы дип билгеле. Чыганакларда әлеге стена 6 600 км дип исәпләнә. Бик озын стена бит инде. Әмма стена да чиннәрне (чынаяк – кытай савыты дигән сүз) коткара алмаган. Картада тасвирланганча, стенаның Байкалга, Алтайга таба өлешендә татарлар гомер иткән, аларны утрак тормыш белән яшәгәннәрен ак татарлар дип атаганнар, дала өлешендә яшәүчеләр кара татарлар, болары күчмә татарлар була инде, хәзерге Якутия җирләрендә яшәүчеләр кыргый татарлар дигән исем йөрткән. Кара татарлар ак татарлардан: “Сез ирегегезне рәхәт тормышка алыштыручылар”, – дип көлә торган булган. Ә татар өчен ирекле булып яшәү иң мөһим­нәрдән саналган.

Кытай дигән сүз үзе үк татар сүзе булып чыкты. Крепость, стена дигәнне аңлата. Борынгы монголлар да татар дип аталган. Президент Р.Миңнеханов Универсиада мәсьәлә­ләре буенча Монголиягә баргач, монголлар үзләре үк: “Без бит бер халык, Универсиаданың татар башкаласында уздырылуын хуплыйбыз гына”, – дип әйткәннәр. Әйе, без бер халык, дин аермасы гына бар.

– “Великие татары” китабы белән танышканнан соң шундый фикергә киләсең: элеккеге Россия империясенә кергән күп кенә төрки халыклар бүгенге русларның, белорус һәм украиннарның ерак туганнары булып тора алайса…

– …һуннар кабиләләре берлегенә кергән борынгы болгарлар (һуннар-болгарлар) Бөек Болгар дигән яңа держава-фоногорияне төзи. Бөек Болгарның беренче иң югары идарәчесе (балтавары) Кубрат хан була. Кубрат ханның җәйге резиденциясе Балтавар (хәзерге Полтава) дигән җирлектә була. 619 елда балтавар Кубрат энесе Шамбатка Киев тауларында товар белән Днепр аша чыгучы сәүдәгәрләрне саклау өчен крепость төзергә куша. Шамбат хан үзенә йөкләнгән бурычны тиз генә үтәп, 620 елда Иске Киев тавында Аскал дигән сәүдә бистәсендә крепость кора. Крепость пәйда булуга, бистә шундук шәһәргә әйләнә. Яңа шәһәргә Башту (ягъни баш шә­һәр, безнеңчә – башкала) дигән исем бирелә. Крепостьны тө­зегән Шамбат хан исә шәһәрнең тәүге хакименә (безнеңчә – мэрына) әверелә. Шамбат товар ташу эшләренә идарә итү һәм узгынчы сәүдәгәрләрдән пошлина жыю бурычларын үтәргә тиеш була. Кубрат хан бик уңышлы идарә итә. Ул идарә иткән чорда Бөек Болгар дәүләте үзенең төп дошманын – Паннония аварларын җиңеп, дәүләт чикләрен Дунайга кадәр ки­ңәйтүгә ирешә. Бу җәһәттән Кубрат хан Шамбат алдына яңа бурыч куя: форсаттан файдаланып, яуланган көнбатыш территорияләрдә урнашып-ныгып калырга тырышу. Шамбат, бу бурычны үтәү йөзеннән, дружинасы һәм күченеп килгән һун-болгарлар белән Дунай буена юнәлеп, шунда Дулоба патшалыгына (Шамбат исеменнән Само дигән атамасы киңрәк таралган) нигез сала. Дулоба мәгънәсе болайрак: Дуло – бөек Атилланың, әниләре ягыннан Болгар ханнары Кубрат белән Шамбатның да нәсел-ыруы исеме, оба кушымчасы – димәк, аныкы, аларныкы дигән­не аңлата. Бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, Дулоба (рус телендәге елъязмаларда – “дулебы”) дәүләтендә яшәүчеләр һич тә славяннар булмаган. Шуннан соң мондыйрак хәлләр килеп чыга. Кубрат хан, Шамбат үзенең бурычын үтәде инде дип, аңа, товар ташу эшләре белән идарә итү бурычларын хәл кылу өчен, Баштуга кире кайтырга боера. Тик Шамбат, үзен Дулобаның тулы хокуклы патшасы буларак хис итәргә өлгергәнлектән, абыйсына кабат буйсынудан кискен төстә баш тарта. Бу хәл Кубратны шуның кадәр ярсыта ки: ул киребеткән энесен нәсел-ыруыннан аерылган мөр­тәт (төрки телдә – “кый”) дип атый. Әйтик, Дөбъяз, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр әле хәзер дә кыйты, кыйты кеше, дип сөйләшәләр.

Шамбат-Кый, саксызлыгы, киләчәкне алдан уйлап эш ит­мәве аркасында хакимлекне җуюның ачы тәҗрибәсенә ия булуы сәбәпле, шәһәр эшләре белән бик сакчыл, чын хуҗаларча идарә итә, шуның нәтиҗәсендә шәһәрдә яшәүчеләрнең күңелен яулауга ирешә. Кешеләр аны шуның кадәр ярата ки, шәһәрне аның кушаматы белән – Кыйоба дип, ә шәһәр крепостен аның чын исеме буенча – Шамбат дип йөртә башлый хәтта.

Менә без хәзер, ниһаять, Киев тауларында төрле дәвер­ләрдә яшәп, язмача телгә алынган торак пунктларның хронологик чылбырын төзи алабыз: Данпарстад – Хивен – Аскал – Башту – Киоба – Киев.

– Китапларда татарларның төркемнәргә бүленүе хакында да языла.

– Темучжин-Чыңгыз хан туган чорларда татарлар 3 зур төр­кемгә бүленә. Беренчесе – Ак татарлар дип йөртелә. Алар Бөек Кытай стенасы буйлап, Гоби чүленнән төньяктарак яшиләр, Кытай мәдәнияте йогынтысында булалар, ә сәяси як­тан чжурчженнәргә, ягъни Төнь­як Кытайга буйсыналар. 2. Кара татарлар. Алар Бөек Далада яшәп, терлекчелек белән шө­гыль­­ләнәләр, “табигый” ханнарына гына буйсынып, “үзләренең ирекләрен ефәк чүпрәккә чит­ләргә сатканнары өчен” “ак та­тар”ларны күралмыйлар. 3.Кыр­гый татарлар – көньяк Себернең аучылар һәм балыкчылар кабиләләре. Аларны “урман халыклары” дип йөртәләр. Бу татарлар ханлыкның ни икәнен дә белмичә, кабилә юлбашчылары буйсынуында яшиләр.

Чыңгыз хан чыгышы белән “кара татар”лардан була. Бу хакта Кытайның “Монгол-татарларның тулы тасвирламасы” дигән документында һәм урта гасырларга караган кайбер башка документларда бик ачык итеп әйтелә.

– Чыңгыз ханның чыгышы белән татар булганлыгы исбатланганмы?

– Әйе, Чыңгыз ханның чыгышы белән татар булганлыгын, XIII гасырның күп кенә язмача чыганаклары нигезендә, Россия Император фәннәр академиясе академигы Василий Павлович Васильев (1818-1900) үз вакытында бик дәлилле язып калдыра (бүген аның фикере рәсми тарих фәнендә актив төстә кире кагылып килә). Ул 1840-1850 елларда Кытай архивларында һәм китап саклагычларында эшләп, татарлар һәм Чыңгыз хан турында уникаль мәгълүматлар белән таныша.

В.Васильев 1851 елдан – Казан Император университетының Кытай һәм Манчжурия телләре кафедрасы профессоры. Ул 1859 елда, Чыңгыз хан һәм аның ырудаш буыннары гомуми атамага ия икән, татардан башка берни була алмый бу, дип яза (Васильев В.П. История о древности восточной части Средней Азии. СПб., 1859, 159 нчы бит). Чыңгыз ханның татар булганлыгын раслаучы күп кенә урта гасыр документларының киң җәмәгатьчелектән яшерелеп, сер итеп саклануы әлеге рус академигын нык гаҗәпләндерә. Ул моның сәбәбен галимнәрнең Чыңгыз хан исемен хәтта ки XIX гасырда да далалар буйлап күченеп йөрүче аз санлы ярымкыргый кешеләр булып калган монголлар белән махсус бәйләвендә күрә. Шул рәвешле бу хәсрәт галимнәр Чыңгыз ханны да кыргый, вәхши буларак күз алдына китерергә тели, дип уйлый В.Васильев. Чыңгыз ханның ырудашлары – татарлар турында ул, борынгы чыганаклар нигезендә, аларның барысы да “белемле”, “яуларда оста һәм бик батыр”, “иген игә, тимер һәм бакыр әйберләр эшкәртә”, дип яза (Шунда ук, 165 нче бит).

Америка тарихчысы Чарльз Гальперин инде узган гасырның 80 нче еллары урталарында рус кенәзләренең Алтын Урда белән үзара мөнәсәбәтләрен һәм татарларның рус тарихына йогынтысын бик гадел итеп тикшерә. Ул татарлар хакимиятенең төрле диннәргә, шул исәптән Рус православие чиркәвенә карата да толерантлы булуын (бу хәтта Алтын Урдада ислам дине рәсми кабул ителгәннән соң да күзә­телә) аерым игътибар үзәгенә ала. Урта гасыр чынбарлыгына карата бик дөрес бу фикерне рус-Урда мөнәсәбәтләре буенча Американың икенче бер галиме Лео де Хартог та куәтли. Алтын Урдада дини толерантлыкка карата фәнни кызыксынуның үсүен дәлилләүгә шулай ук Ю.В.Сочневның “Русская церковь и Золотая Орда” (М., 1992) һәм А.Б.Малышевның “Христианство в истории Золотой Орды” (Саратов, 2000) дигән кандидатлык диссертацияләре дә хезмәт итә. Алексей Борисович, мәсәлән, Жучи Олысыда христианлыкның төрле агымнары (несторианлык, православие, католицизм һәм григорианлык) тарихын барлап, Кореядән Венгриягә кадәр, Татар империясенең бөтен территориясендә хрис­тианлыкның уңай үсешен киң тасвирлый. Татарларның этник һәм конфессиональ толерантлыгы нәтиҗәсе була бу.

Толерантлык Чыңгыз хан һәм Алтын Урда тарафыннан барлыкка китерелеп, татарларның идеологик “баласы”на әйләнә, һәм ул татар аяк баскан теләсә кайда пропагандалана! Татарларның әлеге сәяси-идеологик яңалыгы, һичшиксез, кешелек тормышында тиңдәшсез күренеш булып, күп халыклар һәм дәүләтләр өчен үтә матур үрнәк булып тора!

– Тарих белән кызыксына башлагач, күңелне борчыган нәрсәләр күбәйде, дигән идегез. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтә алмассызмы?

– Бары тик ислам динен тотучыларны гына татар дип атавыбыз белән һич килешә алмыйм мин. Бу дөрес түгел, гомумән, ялгыш фикер. Монгол да, болгар да, керәшен дә, буддачы да безнең кешеләр. Кеше үзе белән Иван Иванович Иванов дип таныштыра икән, аның этник татар, Марат Амирович Исламовның исә православие динен тотучы булуы бик ихтимал. Моннан мәчеткә йөргән кеше генә татар була дип уйлавыбыз да ялгыш булуын әйтик инде. Аннан җае туры килгәч, шул фикерне дә җиткерик: мәчеткә генә өмет итү дә дөрес түгел. Үзебезнең күз алдында ич: мәчеттәгеләрне дә хәзер төрләргә бүлә башладылар. Бу һич кенә дә кирәкле гамәл түгел, бүлгәләнү яхшыга илтми, бөек халыкны бигрәк тә.

Соңгы вакыйгалар аеруча сискәндерә. Ислам диненә бер яклы гына бәя бирелүнең фаҗигасе дип уйлыйм мин моны. Сок­ланып туймаслык мәчетләр җиткердек. Әмма бу бит әле коры стена гына. Аның эчендә ниләр бар, нинди вәзгыять? Менә шунысы онытылды, берәү дә кызыксынмады. Мәчеттәге хәлләр үз агымына куелды. Гомумән, милли идеологияне күп очракта мәчеткә тапшырдык. Инде әйтүемчә, ислам динен тотучыны гына татар дип бәяләдек. Әйтик, минем танышларымнан Рафаэль Безертдинов – тәңрече, Ренат Ибраһимов та ислам динендә түгел. Без аларны татарлыктан сызып ташлыйкмы инде? Татарлар, нинди генә татарлар әле алар! Борчыганы шул: татарларның православие динендә дә булуын “оныттык”. Гарәп белән татарның да бөтенләй аерым милләтләр икән­леген онытабыз. Гарәпләрнең татарны яратмавын да хәтердән чыгарырга ярамый. Алар безне басып алучы, буйсындыручы дип кенә белә. Без исә гарәп телендә берни аңламаган килеш гарәпчә Коръән ятлыйбыз. Аллаһы Тәгалә гарәп­ләр­неке генәмени? Аллаһы Тәгалә мине, татар кешесен дә яралткан. Шуның өстенә мин традицион ислам кешесе дә әле. Моны якташым, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тоткан әбү Хәнифә мәзһәбе дип тә атап була. Татарның тарихын, киләчәген дин генә түгел, мәгъ­рифәтчеләр, тарихчылар, галимнәр, язучылар, шагыйрь­ләр, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. бик күпләр хәл итә. Шулай ук татар конгрессының да өлеше саллы булырга тиеш монда.

Мәчетләрне торгыздык, мин әле генә санап үткән өлкәләргә нәрсә бирдек соң? Бүген тарихчыларның, артистларның, язучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын әйтергә дә оят. Гафу итсеннәр: ярлы, фә­кыйрь алар. Менә шушы өл­кәләргә чын-чынлап әһәмият бирми торып, якын киләчәктә сизелерлек үзгәреш тә булмас кебек. Бу хәл бик сагайта, хәвефкә сала.

– Фатыйх Сәүбәнович, ни өчен рус телендә нәшер ителде соң бу китаплар?

– Татар, бигрәк тә Татарстанда яшәүче татар үз телендә укымаганга. Бу фикер сәер яңгырады­мы? Чыны да шулай: өлкәнрәк буын­ны исәпкә алмаганда, элеккеге кебек бирелеп, китап та, газета да укымый безнең халык. Куркыныч һәм борчылырга тиешле хәл бу. Яшьләр компьютерга, җиңелчә тамаша, концертларга алданып, кулларына китап, газета тотып укуны бар дип тә белми, укудан бизә, шуның белән тарихтан да аерыла бара. Беренче карашка, тарих, үткәнебез белән кызыксына да ке­бек алар, алда исемнәре әйтеп үтелгән китапларны да сорап-сорап алгалаганнары булды, аннан инде мин җиңелчә генә имтихан да оештырып, китаплардагы кайбер темалар буенча сораштырып та карадым. Юк инде, укымаганнар… Кызыксынмыйлар да. Бу урында мин Рәшит әфәнде Әхмә­товны үрнәк итеп китерер идем. Дөрес, татар мохитендә үсмә­гәнлектән, үзе­безчә аралаша, укый-яза алмый, әмма тәненең бөтен күзәнәгендә татарлык аның. Шуннан соң инде Рәшит кебек­­ләребез бар бит әле безнең дип күңел бераз тынычлана да.

Аннан китапларны нәшер иткәндә татарның үткәнен башка милләтләр дә белсен дигән максат куелды. Шунысы да кызык: китаплардагы бик күп фикерләр башка милләт вәкилләре тарафыннан әйтелә, мин инде шуларын туплап, җыеп нәшер иттем. Мин китап язучы түгел, тарихи фикерләрне туплаучы һәм шуны укучыга җиткерүче. Ә укучы исә, инде ассызыклавымча, үзебезнең халыкта әллә ни күп түгел. Бу – аяныч.

Монда бераз мактанып алсам да ярыйдыр: чираттагы ял вакытында Кисловодскида 12 китап укыдым һәм шуларның төрки халыкларга бәйле алтысын үземнең шәхси китапханәмдә булдырдым. Мәгълүматлар шактый кызыклы, аларны киләчәктә халыкка җиткерү теләгем дә бар.

Тарихыбыз исә бик бай, горурланырлык, башкалардан бер дә ким түгел, артыграк та булмаса әле. Тарихта без эзле халык. Һич икеләнмичә, шикләнмичә, әйтергә кирәк: без – Бөек татарлар.

Менә шулай горурлана белү кирәк безгә. Без Атилла оныклары, Чыңгызхан да чын татар, бөтен дөнья “аһ” итеп караган “Тихий Дон” фильмының режиссеры да татар, Суворов, Кутузов, Державин, Карамзин да татарлар, татарча сөйләшкәннәр, дип горурлану һәм телне өйрәнү ки­рәк. Чит илләрдә яшәүче милләттәшлә­ребез бу яктан Россиядә яшәүче татарлар өчен бик үрнәк. Алар татар булулары белән горурланалар, татарча сөйләшә­ләр. Телне үзләштерү, үзара аралашу – Россия өчен әле хәзергә проблема.

– Мәсьәләне хәл итү юлларын нидә күрәсез соң?

– Бар аның юллары. Мин аны кайбер структур үзгәрешләрдә дә күрәм. Әйдә, бу хакта сөйлә­шүне киләсе очрашуга калдырып торыйк. Корбан гаете алдыннан дин, милли үзаң турында фикеремне җиткерсәм, файдалырак булыр, дип уйлыйм. Килештекме?

– Килештек. Мәгълүматлар мәктәпләрдә дин дәресләре кертелү уңаеннан да файдалы булыр дип өметләник.

Ислам диненең барлыкка килүе

VII гасырда, гарәп җәмгыятендә монотеистик дин буларак, ис­ламның килеп чыгуы кайбер сә­бәпләргә бәйле була. Күрше дәүләтләргә – Византия, Эфиопия һәм Иранга каршы тору зарурилыгы, шулай ук шәһәрләр арасында икътисадый элемтә­ләрне ныгыту гарәп кабиләләрен сәяси яктан берләштерүне таләп итә. Бер үк вакытта барлык гарәпләрне (шәһәрдә яшәүче­ләрне дә, бәдә­виләрне дә) берләштерүче ди­ни система кирәк була, чөнки элеккеге кабилә культлары берләшү тенденция­ләренә комачаулап, сепаратлык тенденция­ләре нигезе булып тора һәм бөтен Гарәбстан территория­сендә бердәм дәүләт төзүгә аяк чала.

Ислам дине шундук кына барлыкка килми. Аңа кадәр гарәп монотеизмының иң әүвәлге формасы – хәнәфичелек хәрәкәте җә­ел­дерелә. Хәнәфи (Аллаһының бер булуы) тарафдарлары Гарәбстанның төрле төбәкләрендә потка табынучыларга каршы чыгып, күп Аллалыкны инкарь итеп, суфыйлыкны һәм төрле тыюларны данлый-данлый, Аллаһның бер булуын вәгазьли.

Мөхәммәд пәйгамбәр дә үз эшчәнлеген хәнәфи тарафдары сыйфатында вәгазьче буларак башлый. Мөхәммәднең ислам тормышын тәүге тасвирлавында бу хакта ачыктан-ачык әйтелә.

Очраклы гына түгел бу. Монотеистик диннәр Гарәбстанда урта гасырлар башланган чорда мәгъ­лүм генә түгел, шактый ук киң таралган була. Ямәннең күп кенә шәһәрләрендә, Төньяк Хиҗас оазисларында, аеруча со­ңын­нан Мәдинә буларак танылган Йәсрибә шәһәрендә кайбер кабилә­ләр һәм шәһәрнең кайбер кешеләре яһүд динен тота. Рим империясе чикләрендәге кайбер башка өлкәләрдәге кебек, бу динне Фәләстыйннан яһүд эмигрантлары кертә. Йәмәннең төнь­ягында һәм Нәҗ­дән көнчыгышка таба христианлык җә­ел­дерелә.

Исламга нигез салучы булып “Аллаһ илчесе”, “Пәйгамбәрләр мөһере”, ягъни Чын Диннең төп һәм соңгы пәйгамбәре дип аталган Мөхәммәд тора. Мөхәммәднең туган елы булып 570 нче ел санала. Аның балачагы һәм яшьлек еллары турында мәгълү­матлар бик аз. Фәкать аның бик яшьли ятим калуы, сабыйны сәүдә белән шөгыльләнүче Әбу Талиб исемле туганы сыендыруы гына яхшы мәгълүм. Мөхәммәд инде 12 яшендә үк аның белән Сүриягә берничә айга сузылган сәфәр кыла. Гарәбстаннан читтәге тәүге сәфәрендә үк ул үзе туып үскән, эчке каршылыклардан ярылырга җитешкән мәҗүсилек мохитеннән нык аерылып торган яңа дөнья – христианнар, яһүдиләр һәм башка дини җәмгыятьләр белән күзгә-күз очраша. Күп кенә тарихчыларның, әлеге дөнья белән танышу яшь Мөхәммәдкә бик зур тәэсир итеп, анда рухи киеренкелек уята, һәм бу рухи киеренкелек аның алдагы бөтен тормышында һич кимемичә, ахыр чиктә бөек миссиягә – яңа дин булдыру миссиясенә китерә, ди­гән фикерен кире кагып булмый.

21 яше тулуга, Мөхәммәд бер байның Хәдичә исемле тол хатынына приказчы итеп яллана. Ул сәүдә эшләре буенча, шул исәптән Сүриягә дә күп йөри, биредә үзенең рухиятен төрле дини җәмгыятьләр дөньясына туры­дан-туры кагылу, аларның тормыш рәвеше һәм дине белән максатка омтылышлы төстә танышу белән баета, киңәйтә. 595 елда Мөхәммәд белән Хәдичә өйләнешә. Бу вакытта Хәдичәгә инде 40 яшь була: ике тапкыр кияүгә чыгып, аның бу никахлардан балалары була. Шуңа да карамастан, аларның бер-берсенә кайнар мәхәббәте риваятькә әве­релә. Хатыны иң беренче булып аның пәйгамбәрлек миссия­сенә ышана һәм яңа дин өчен авыр көрәш башында Мөхәммәдкә ярдәм итүдә көчен дә, акчасын да жәлләми. Мөхәммәд тә аны эчкерсез ярата, бик ихтирам итә. Шунысы игътибарга лаек: Хәдичә белән 25 ел бергә яшәү дәверендә ул башка бер генә хатын да алмый. Аларның берничә баласы туа (барысы да диярлек балачакта үлә), фәкать төпчек кызлары Фатыйма гына нәселләрен дәвам иттерүгә ирешә.

Коръән турында

Ислам диненә өйрәтүнең төп чыганагы – мөселманнарның изге китабы Коръән. Ул пәйгамбәргә Аллаһтан ирештерелгән, Аллаһ­ның эч серләре җыентыгыннан гыйбарәт. “Коръән” сүзе “укыла, әйтелә торган әйбер” (ягъни Мө­хәммәдкә Аллаһтан иреш­терелгән һәм Мөхәммәд кеше­ләргә иреш­тергән әйбер) дигәнне аңлата.

Мөхәммәд исән чагында Коръәннең язмача формасы булмый. Аны яттан өлешчә яки тулысынча белгән кешеләр шактый күп була. Мөхәммәд үлгәннән соң изге сүзләрне акрынлап югалту куркынычы килеп туганлыктан, барлык “эч серләр”не бергә туплау карарына киленә. Икенче хәлиф Әбу Бәкр вакытында барлык риваять­ләр бергә тупланса, Госман идарә иткәндә Коръән китап рәвешенә китерелә һәм аннары инде үзгәртелми диярлек.

Дөньяда һәм Россиядә ислам дине

Хәзерге вакытта дөньяда 1 миллиард 309 миллион чамасы кеше ислам динен тота (кеше­лекнең 29 проценты, шуларның 90 процентка якыны – сөнниләр). Шушы халыкның өчтән ике өлешеннән артыграгы Азиядә (Азиядә яшәү­челәрнең 20 проценты) һәм 30 проценты диярлек Африкада (Африка халкының 50 проценты) яши. Мөселманнар дөньяның 120 илен­дә сибелеп яши һәм 35 илдә сан ягыннан – күпчелек. Алар бөтен Төньяк Африка, Көнбатыш Азия (Кипр, Израиль һәм Ливаннан кала) илләрендә яшәүчеләрнең күпче­леген тәшкил итә. Мөселман­нарның шактый ук зур өлеше Европада (Албания, элеккеге Югославия, Бөекбритания, Германия һ.б.) һәм Америкада (АКШ, Канада, Аргентина, Бразилия һ.б.) яши. Индонезиядә, Һиндстан, Пакьстан, Бангладеш, Төркия, Мисыр һәм Иранда зур гына мөселманнар җәмгыятьләре яшәп килә. 28 илдә: әйтик, Мисырда, Согуд Гарәбста­ны, Иран һәм Пакьстанда ислам дәүләт дине булып тора. Аларның күбесендә ислам партияләре сәясәттә төп рольне уйный. Ислам оешмалары халыкара сәясәттә һәм икътисадта шактый ук зур урын алып тора. Алар арасыннан иң дәрәҗәлесе – 1969 елда оештырылып, 50 дән артыграк Африка, Азия дәүләтләреннән торган Ислам конференциясе оешмасы. Шулай ук халыкара аренада танылган Ислам үсеш банкы, Ислам дәүләтләре академиясе һ.б. эшләп килә.

Бүгенге мәгълүматларга караганда, Россиядә 15 миллионнан артыграк мөселман (халыкның 10 проценты) яши. РФ тө­бәкләрендә мөселманнар саны 0,2 дән 80 процент чикләрендә тирбәлә. Мәскәүдә мөселманнар саны – 1 миллионнан артыграк.

Россиянең иң зур мөселман этнослары:

татарлар – 6 миллионнан артыграк (Россия Федерациясендә халык саны ягыннан, руслардан соң, икенче урында);

башкортлар – 1 миллионнан артык;

чеченнәр, аварлар, кабартылар һ.б.

Моннан тыш Россия территориясендә 1 миллионнан күбрәк әзәрбәйҗан, 1 миллион чамасы казах, дистәләрчә мең үзбәк, таҗик һ.б. яши.

Татарлар – илебезнең иң күп санлы милләт вәкилләреннән берсе. Гадәттә алар Идел-Урал, Себер, Әстерхан һәм Кырым татарларына бүленә.

Татарлар халыкара аралашу, берлектә эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия, алар хезмәт, шулай ук иҗтимагый эшчәнлек өлкә­ләрендә актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек нигезендә башка этник бергәлекләр вәкилләре белән җиңел генә уртак тел таба.

Кырым татарларына да шундый ук милли-психологик үзенчәлекләр хас. Әмма алар –яшәеш­ләренең бөтен тарихы дәвамында хакимият даирәләре ягыннан көчле эзәрлекләүләргә һәм кимсетелүләргә дучар булып килгән халык. Шул сәбәпле алар үзләрен генә сөючәнрәк, рәнҗү­чәнрәк һәм башка этник бергәлекләр вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтләрдә кискен­рәк, усалрак…

Мөселман галимнәренең казанышлары

Мөселманнарның математика өлкәсендәге казанышлары бә­хәссез. Әлеге казанышларга бү­генге Европа галимнәре дә соклана. Мисалга, Көнбатышның танылган галиме Жак Рислер: “Яңарыш чорыбызның математика укытучылары мөселманнар булган”, – дигән. Француз галиме Э.Ф.Гаутье исә, соклануын яшермичә: “Европа мәдәнияте мөселман га­лимнәренең казанышлары хисабына алгебра белән генә түгел, математиканың башка бүлекләре белән дә баеды; Көнбатышның бүгенге математика фәнен һич арттырусыз ислам математикасы дәвамы дип әйтергә була”, – дип әйтеп калдырган.

Мөселман галимнәрен шулай ук астрономия фәне дә нык кызыксындыра. Ислам дәүләтләре­нең барлык зур шәһәрләрендә дә диярлек обсерваторияләр эшләп килә. Мөселман галимнәре аларда гасырлар дәвамында фәнни тикшеренүләр үткәрә, Джордано Бруно (1546-1601), Коперник (1473-1543) һәм Галилей (1564-1642) кебек Көнбатыш галимнәре өчен илһам чыганагына әйләнгән күп кенә фәнни серләр ача.

Ислам диненең бүгенге Россиядә пәйда булуы

Ислам Урта Идел төбәгенә шактый ук иртә – Якын Көнчыгышның тәүге сәүдәгәр кәрваннары белән бер үк вакытта диярлек үтеп керә. Беренче мәлләрдә ул аксөяк төркиләр мохи­тендә христианлык белән (Бөек Болгарның тәүге ханнары – Органа, Кубрат һәм аның уллары, мәсәлән, Аспарух христианнар булган), яһүд дине белән (VIII гасырдан башлап аның Идел буе төбәгендә таралуының үзәге булып Хазар каганаты тора) көндәшлек иткән, күрәсең. Әмма инде X гасыр башларында ук ислам тулысынча җиңә. Идел буе төбә­гендә ислам дине ныгуның һәм шул чагындагы цивилизацияле дөньяның әллә кайдагы бер чи­тендә яңа ислам дәүләте барлыкка килүнең дәлиле булып Идел буе Болгары һәм Багдад хәли­фәтенең илчеләр белән алмашуы тора. Болгар илчесе 921 елда Багдад хәлифенә килә, монысы җавап миссиясе җибәрә, һәм бу миссия Болгарга 922 елның 12 маенда килеп җитә. Бу хәлләр турында без Ибне Фадлан язып калдырган тәфсилле хисаптан беләбез. Илчелекләрнең аралашуы Болгарны Көнчыгыштагы мөселман илләренең дипломатик яктан тануына китерә. Шуннан бирле географиягә кагылышлы бер генә язмада да иң төньякта урнашкан ислам иле – Болгар (ул чагында Казан Болгарның төньяк форпосты булып тора) телгә алынмый калмый.

(дәвамы бар.)

 Габделбәр Ризванов.

“Ватаным Татарстан”.

Материал http://tatar-duslyk.ru/tat/boek-tatarlar/ сайтыннан алынды

Просмотров: 1633 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/5
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map