Төп бит » 2014 » Сентябрь » 15 » Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары
14:21
Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары

Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары

Сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни шартлар:
- 1941 нче елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе совет халкы өчен зур сынауга әйләнә;
- ил сугышчан лагерьга әверелә, халык хуҗалыгы фронт өчен эшли башлый, сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш "Ватан өчен!", "Җиңү өчен!" лозунгларына буйсындырыла;
- фронт һәм тыл бердәмлеге җиңүнең хәлиткеч факторы итеп карала;
- Татартсаннан 560 мең кеше сугышка алына, 200 дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була;
- татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30 дан артыгы һәлак була;
- 1942 нче елдан башлап төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыгарыла; аларда Гадел Кутуй, Афзал Шамов, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Шәйхи Маннур һ.б. әдипләр журналист булып хезмәт итәләр;
- ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары нигезендә татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга зур киртә куела.

Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:
- әдәбият агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлый: халыкны изге көрәшкә чакыра, бердәмлеккә өнди, җиңүгә ышаныч тәрбияли, фашизмга нәфрәт хисе уяту коралына әйләнә;
- героик, романтик һәм фаҗигале эчтәлектәге әсәрләр өстенлек итә;
- авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмшт кешесе - ачык, якты, ә фашизм һәм аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә;
- ВКП(б) ҮК карарында "Идегәй" дастанына "ханнар-феодаллар эпосы" дигән ялгыш бәя бирелә, һәм ул әдәбият тарихыннан сызып ташлана;
- сугыш чоры халыкның тиңдәшсез батырлыгын күрсәтү планында яктыртыла, шуңа күрә күп геройлар үлемнән курыкмый торган гадәттән тыш шәхесләр итеп күрсәтелә;
- чынбарлыкның сугыш белән бәйле күп яклары турында (командирларның булдыксызлыгы аркасында миллионнарча кешеләрнең үтерелүе, яисә әсир төшүе, Ватанга хыянәт итү, коралсыз сугышка керү һ.б.) язу тыела.

Д.Ф.Заһидуллина буенча.

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары

Просмотров: 2887 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map