Төп бит » 2014 » Сентябрь » 15 » Күренекле татар галимнәре
14:24
Күренекле татар галимнәре

Хөрмәтле сайт кунагы, минем укучыларым, коллегаларым!

Сезгә уңайлы булсын өчен тулы бер сайт материаллары куелды. Материаллар http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/41___.html сайтыннан алынды. Бары тик уку өчен генә! Күчереп алсагыз, актив сылтама куярга онытмагыз! Чит кешенең хезмәтен бәяли белегез! 

4.1. Күренекле татар галимнәре

Сайтның үзенә күчеп, югарыдагы темаларга материаллар таба аласыз: Сайтка күчәргә: http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/index.html

Гыйлем Камай (1901-1970)

Гыйлем Хәйри улы Камай - татарлардан беренче химия фәннәре докторы, профессор. Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ике мәртәбә Ленин, өч мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Химиядән татарча атамалар сүзлеге, татар телендә «Химия буенча лекция курслары» дигән дәреслек авторы. Аның исеме белән химия фәнендә - «Камай реакциясе», Казанда бер урам аталган.

Беренче татар профессоры Гыйлем Камай Тәтеш каласында туа. 9 яшеннән ятим калып, аңа пристаньда йөк ташучы булып эшләргә дә, атлар көтәргә дә туры килә. Ләкин егетнең белемгә омтылышы зур була, һәм ул мөстәкыйль рәвештә укырга өйрәнә. Соңрак Казан укытучылар хәзерләү мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Гыйлем Томск университетының химия бүлегендә укый, югарырак курсларда балалар йорты мөдире булып эшли,аннары Себер төрки-татар педагогика техникумында студентлар укыта. Университетны тәмамлаганнан соң, аны аспирантурага алып калалар. Әмма язмыш аны Казан университетына китерә. Университетта Гыйлем Камай профессор А.Е. Арбузов җитәкчелегендә белемен күтәрә һәм галим булып өлгерә.

Аспирантураны тәмамлаганнан соң, 1929 елда, Халык хуҗалыгы Югары Советы Г.Камайны белемен камилләштерү өчен Германиягә җибәрә. Анда ул немец химиклар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана. Галим Германиядән зур тәҗрибә туплап кайта һәм 1931 елда Казан университетының органик химия кафедрасы мөдире, ә берничә айдан КДУ һәм КХТИ профессоры итеп сайлана. Галим педагогика һәм фән белән гаять киеренке шөгыльләнә. Ул - профессор да, институтның фән буенча проректоры да, шәһәр Советы депутаты да.

1935 елда Гыйлем Камай КДУ ректоры итеп билгеләнә. Университет тарихында беренче татар ректоры ул. Сәяси репрессия җилләре Гыйлем Камайны да читләтеп үтми. Ул 1937 елда репрессияләнә, төрмәгә ябыла. Бәхеткә, 1939 елда Г.Камай акланып иреккә чыгарыла.

Г.Камай сугыштан соң органик кушылмаларны өйрәнү өлкәсендәге эшләрен дәвам иттерә һәм күп кенә ачышлар ясый. 1946 елда Г.Камай ачкан реакция химиядә хәзер аның исеме белән йөртелә.

Гыйлем Камай Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген, органик һәм физик химия, химия-технология институтларын үстерүгә зур өлеш кертә. Беренче мәртәбә русча-татарча химия терминнары сүзлеген төзеп бастыруы белән беррәттән, Г.Камай - «Тормышка ашкан хыял» дигән автобиографик хезмәт һәм башка күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр авторы да.

Гыйлем Камай кылган эш-гамәлләр берничә буынга җитәрлек. Ул үзе дә еш кына: «Галим уңышларга «ак күлмәктә туган»га түгел, ә чиксез көч куеп, бар белгәнен, тәҗрибәсен, энергиясен биреп эшләгәнгә, тырышканга күрә ирешә», - дип әйтә торган булган. Әйе, нәкъ Тукай әйтмешли, аттан артык эшләгәнгә генә Тәтешнең ялан тәпиле бурлак малае Гыйльметдин дөньяның атаклы химигы Гыйлем Камай дәрәҗәсенә күтәрелгән. (Материал «Мәгариф» журналыннан алынды).

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Гыйлем Камай кайсы өлкәдә фәнни тикшеренүләр алып барган?

2) Гыйлем Камай кайларда белем алган?

3) Галим нинди фәнни уңышларга ирешкән?

4) Гыйлем Камайның нинди хезмәтләрен беләсез?

5) Гыйлем Камай кайсы уку йортларында белем алган?

3. Бу фактлар дөресме?

 

1. Гыйлем Камай күренекле тел галиме.
Әйе
Юк
Дөрес түгел
Дөрес
2. Гыйлем Камай беренче мәртәбә русча-татарча химия терминнары сүзлеген төзеп бастыручы.
Әйе
Юк
Дөрес
Дөрес түгел
3. Гыйлем Камай беренче татар профессоры.
Әйе
Юк
Дөрес
Дөрес түгел

4. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.

Фәнни уңыш, фәнни хезмәтләр, зур тәҗрибә, мөстәкыйль рәвештә.

5. Тексттагы хәл фигыльләрне күчереп языгыз.

« Артка | Алга »   "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008  
 
Просмотров: 2747 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map