20-нче сентябрьдә Казанда Г.Камал театры каршындагы мәйданда “Казан җыены” беренче тарихи реконструкция үтәчәк. Казанлылар һәм башкала кунаклары тарихка кайтып, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы татар башкаласын күзаллый алачаклар.
Тарихи чара үз эченә танылган татар җырчылары концертын, балалар “мәйданчыгы”н һәм милли эшләнмәләр ярминкәсен ала. Моннан кала, мәйданда винтаж киемнәр модасын күрсәтү, күргәзмә эше һәм ярышлар оештырылачак.
Чараны “Иман йорты” яшьләр клубы һәм Казан Мэриясе ярдәмендә Г.Камал театры оештыра. Чара 14.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.