Төп бит » 2014 » Сентябрь » 14 » Чәк-чәк музее эшли башлады.
22:18
Чәк-чәк музее эшли башлады.

Татарстан башкаласында сынау режимында Чәк-чәк музее эшли башлады. Ул Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамы буенча 11 йортта урнашкан. 

Музей Татарстанның төп символларыннан булган “чәк-чәк”кә багышланган. Экспозиция интерактив формада милли татар ризыгының тарихы хакында сөйли. Музей кунакларына самавырдан чәй эчәргә

  тәкъдим итәчәкләр. 

Оештыручылар әлеге музейның эше белән “музейлы” ялның традициясен торгызып җибәрә алуларына, казанлыларның ял көннәрендә гаиләләре белән музейларга йөрүне кагыйдә итеп алуларына ышаналар. “Милли ризык кием һәм, хәтта, телгә караганда да халыкның тарихи һәм мәдәни мирасы хакында мәгълүматны күбрәк саклап килә. Бүгенге татарларның әби-бабалары яшәгән чор рухына кертеп җибәрә алырлык урын булдырырга тырыштык”, - дип шәрехлиләр музейны булдыручылар Раушан Сөләйманова һәм Дмитрий Полосин.

Музей ялсыз 10.00-20.00 сәгатьтә эшли. Тиз арада казанлылар һәм шәһәр халкы өчен музей экспозициясе белән танышуны кызыклырак формада итәчәк экскурсияләр эше оештырылачак. 

Фото www.muzeino.ru сайтыннан алынды.

Просмотров: 1599 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map