Тарих фәннәре докторы, галим-археолог Фаяз Хуҗин 1977 нче елда Кремль калкулыгында табылган төрбәләрнең нәкъ менә Казан ханнарыныкы булуын фәнни яктан ничек исбатлаулары турында сөйләде:
- Безнең уйлавыбызча, Кремльнең башка урынында Казан ханнарының күмелүе мөмкин түгел. Казан ханнары бит инде хан сараена якынрак урнашкан булырга тиеш. Сөембикә манарасы янында элек тагын ниндидер манара булган – оборона башнясы. Анда мәчет тә булган. Нәкъ шушы урын ханнарга туры килә. Минемчә, менә бу урында башка кеше күмелгән дигән бәхәс булырга мөмкин түгел.
Бәхәс – нәкъ менә сез биргән сорауда – бу урында кемнәр, кайсы ханнар күмелүендә. Казанда, Олуг Мөхәммәдне дә кертеп, 12-13 хан идарә иткән. Шуларның алтысы гына Казанда үлгән. Алар - Мәхмүд, Хәлил, Ибраһим, Мөхәммәдәмин(чыганакларда Мөхәммәт-Әмин, Мөхәммәд бине Мөхәммәд бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин дип тә күрсә
...
Алга таба укырга »