Төп бит » 2016 » Июнь » 20 » Казан Кремлендә табылган мавзолейның ханнарныкы булуында шик юк – Фаяз Хуҗин
19:25
Казан Кремлендә табылган мавзолейның ханнарныкы булуында шик юк – Фаяз Хуҗин

Тарих фәннәре докторы, галим-археолог Фаяз Хуҗин 1977 нче елда Кремль калкулыгында табылган төрбәләрнең нәкъ менә Казан ханнарыныкы булуын фәнни яктан ничек исбатлаулары турында сөйләде:

- Безнең уйлавыбызча, Кремльнең башка урынында Казан ханнарының күмелүе мөмкин түгел. Казан ханнары бит инде хан сараена якынрак урнашкан булырга тиеш. Сөембикә манарасы янында элек тагын ниндидер манара булган – оборона башнясы. Анда мәчет тә булган. Нәкъ шушы урын ханнарга туры килә. Минемчә, менә бу урында башка кеше күмелгән дигән бәхәс булырга мөмкин түгел.

Бәхәс – нәкъ менә сез биргән сорауда – бу урында кемнәр, кайсы ханнар күмелүендә. Казанда, Олуг Мөхәммәдне дә кертеп, 12-13 хан идарә иткән. Шуларның алтысы гына Казанда үлгән. Алар - Мәхмүд, Хәлил, Ибраһим, Мөхәммәдәмин(чыганакларда Мөхәммәт-Әмин, Мөхәммәд бине Мөхәммәд бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин дип тә күрсәтелгән), Сөембикәнең беренче ире Җангали һәм соңгысы – Сафагәрәй. Менә шушылар арасында кем булырга мөмкин?

Ни үкенеч, ханнарыбызның тормыш юлын без аз беләбез. Казан тарихчылары бу өлкәдә бер дә өлгерлек күрсәтмиләр. Безнең бер генә хан турында китап юк, хәтта мәкалә дә юк. Аларның яшәү рәвешләре, идарә итү чорлары турында язылган китаплар, кызганычка каршы, юк.

Альфред Халиков (археолог, тарихчы галим – ред.) 1977 елда очраклы рәвештә  бу мавзолей-корылманы казып чыгарды. Анда канализация торбасын үткәрәләр иде. Ул алты каберлек ачты – димәк, алты ханның икесе ачылды. Һәм ул фараз рәвешендә генә шундый фикер әйтте – беренче мавзолей, археологик материалларга караганда, элгәрерәк төзелгән, шуңа күрә анда я Олуг Мөхәммәд, я аның улы Мәхмуд күмелгән булырга тиеш, диде. Бу XV гасырның урталарында салынган мавзолей дип, әйтеп калдырды һәм язып та чыкты. Ул вакытта, 1977 елда, Казан ханнары турында язарга да ярамый иде. Үзгәртеп кору чорында, демократия заманында шундый мөмкинлек чыгуга, ул “Татарстан” журналында бу хакта мәкалә урнаштырды.

Икенчесе Сафагәрәй булырга мөмкин, диде, чөнки аның баш сөяге тишелгән. Язма чыганаклар буенча, ханның башына комганмы, башка әйберме төшә, һәм ул үлә. Менә шундый фаразлар әйтеп калдырды ул.

Мин, бөтен материалларны туплап, шушы ике каберлекнең кемнеке икәнлеген ачыклап булмасмы дип, сорауга җаваплар эзли башладым. Беренче каберлек, чыннан да, борынгы. XV гасырның уртасына туры килә. Бу чорда кем идарә иткән? Мәхмүд, Хәлил, Ибраһим. Ибраһим XV гасырның икенче яртысына карый. Олуг Мөхәммәд тә түгел, чөнки ул Казан ханлыгын төзегән кеше булып саналса да, Казанда булган кеше түгел.

Димәк, беренче ханыбыз – Мәхмүд дигән фикергә килдек. Ул 1445 нче елда (Казан ханлыгы оешкан елны) идарә итә башлый. Кайчан үлүе турында чыганаклар юк, якынча 1460 нчы елларның башында дигән фараз бар. Хәлил 1467 нче елда үлә, анысы билгеле. Димәк, Мәхмуд 1460-1467 нче еллар арасында үлгәндер. Минем фикеремчә, беренче кабердә Мәхмүд күмелгән булырга тиеш. Мавзолейның салынган вакыты да, яше дә туры килә. Бу фикергә антропология да, археология да каршы килмиләр.

Икенчесе Сафагәрәй түгелдер дип уйлыйм, чөнки антропологлар аның баш сөяген тикшереп, шундый фикергә килделәр: баш сөягендәге тишек аның яшәгән чорында түгел, ә соңыннан, үлгәч, башына балчык төшепме, аны күмгәндә таш төшепме, ясалган. Антроплоглар яше буенча да төгәл датаны әйтә алалар. Алар табылдыкны 50 яшьтә, хәтта аннан да олырак булырга мөмкин, диделәр, ә Сафагәрәйгә бит 50 әле булмаган. Аңа үлгәндә 40 яшьләр чамасы гына булган. Димәк, Сафагәрәй төшеп кала.

Мин санаган ханнардан нәкъ менә Мөхәммәдәмин 50 яшьләр тирәсендә үлә. Аның хакында тарихи чыганаклар сакланып калган, аның ничек үлгәнен дә беләбез. Рус елъязмачысы Мөхәммәдәминне Аллаһы тарафыннан каргалган дип яза, чөнки ул рус дәүләтенә каршы көрәшкән, имеш. Ханның аягы авырткан, черегән, аның янына керерлек тә булмаган, сасы ис тараткан, дип яза елъязмачы. Менә шушы факт антропология һәм археология тарафыннан да раслана. Чыннан да, аңарда сөяк туберкулезы булган. Ягъни ул нык авырып үлгән.

Менә шуңа да беренче каберлек хакында әле бераз шигем булса да, икенче каберлектә Мөхәммәдәмин күмелгәнлегенә шикләнмим. Ул 1518 нче елда үлә. Аның каты авырып үлүе сөякләрендә дә чагыла.

Кабердә кемнең ятуын белү – искиткеч авыр нәрсә, якынча гына әйтергә мөмкин.

Әмма 1977 нче елда Казан Кремлендә табылган мавзолейның ханнарныкы булуында шик юк.

("Татар-информ")

Просмотров: 1224 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map