Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар зыялылары белән очрашып, татар телен саклау һәм үстерү турында фикер алышты. Җомга кич башланган очрашуга бәйсез журналистлар кертелмәде.
Министр белән очрашуда Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, танылган драматурглар, язучылар, режиссерлар, фән эшлеклеләре, татар мәктәпләре мөдирләре катнашты.
Аерым алганда, балаларны татар мәдәниятенә җәлеп итү юллары каралды. Шушы максаттан республика театрларында һәм телевидениедә балалар өчен спектакльләр, тапшырулар булдыру, балалар өчен җырлар, әдәби әсәрләр язу, аларны иҗат коллективлары репетуарына кертү мөмкинлекләре барланды. "Шаян ТВ" каналында балалар катнашында татар телендә мәктәп турында әдәби-музыкаль тапшырулар, музыкаль цикллар эшләү дә мөһим мәсьәлә булып тора. Моннан тыш, татар телен фән буларак саклау мөмкинлеге, милли кадрлар әзерләү максатыннан уку йортл
...
Алга таба укырга »