Төп бит » 2019 » Сентябрь » 20 » "Хатын-кызны яратмый татар". Әлфия Авзалова каберенә һәйкәл куелды
20:14
"Хатын-кызны яратмый татар". Әлфия Авзалова каберенә һәйкәл куелды

20 сентябрь Казанның Яңа бистә зиратында Әлфия Авзалова каберендә мемориал комплекс ачылды. Әлфия Авзалова сыны аның яшь чагындагы сурәтләренә нигезләнеп ясалган.

Ачылышта шәхескә кагылышлы проблемнар да күтәрелде. Язучы Рабит Батулла профессионал сәхнәдә 60 ел җырлаган Әлфия Авзалованы Гиннесc китабына кертергә тәкъдим итте.

Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров Әлфия Авзалованың һәйкәле зиратта гына түгел, Казанның үзәгендә булырга тиеш дип чыгыш ясады.

"Хәзер дөньяви әһәмиятле чаралар Казанда үтә, чит илдән бик күп кунаклар килә. Алар күрсен иде безнең Әлфия Авзалованы! Без Сара Садыйковага да һәйкәл куя алмадык. Гомердә бер хатын-кызга һәйкәл куйганыбыз булмады. Без хатын-кызны бөтенләй яратмыйбыз, егетләр яратабыз, ир-атларга һәйкәл куябыз. Бу – безнең бик зур кимчелек. Минем елыйсыларым килә хәтта. Мин бөтен халык алдында Кадим Нуруллинга (Татар дәүләт филармониясе мөдире - ред.) мөрәҗәгать итәм. Хат языгыз, Рөстәм Миңнехановка, Миңтимер Шәймиевкә, Путинга языгыз. Ул хатка бөтен халык кул куячак. Милләт кызына һәйкәл куярга кирәк. Безгә оят, аның исемен шәһәр читендәге этләр генә йөри торган урамга бирделәр (Салават күпере" торак комплексында - ред.). Рәшит Ваһапов фонды бар, ни өчен Әлфия Авзалова фонды юк? Нишләп без аны зурламыйбыз?", дип чыгыш ясады.

Җырчы, чараны алып баручы Фердинант Сәлахов андый һәйкәл куелачагын, филармония җитәкчелегенең андый хатны әзерләгәнен һәм эш башланганын хәбәр итте.

Чыганак: https://www.azatliq.org/a/30174702.html

Просмотров: 267 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map