Төп бит » Яңалыклар архивы

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Гаяз Исхакый исемендәге “Идел-Урал” фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның бөтен архивын, 46 көндәлеген һәм 10 меңнән артык документын Татарстан Республикасы дәүләт Сынлы сәнгать музеена бүләк итте.

“Г.Исхакый бик аз гомер кичерде, әмма ул язмаларында үзенең гомерен дәвам иттерә”, - диде Түләй Дуран үзенең ТР Фәннәр академиясендә ясаган чыгышында.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171055/

Караулар: 1446 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2018

«Авылым тарихы» бәйгесе башланып китте

 в СлайдерТөп яңалыкларЯңалыклар, 05.09.2018 0 16

Вконтакте социаль челтәренең «Татар авыллары — Татарские деревни» төркемебәйге игълан итте. Материаллар төркемдәге «Авылым тарихы» сәхифәсенә урнаштырылачак.

Үз авылын, үз төбәген танытырга, башкаларга да күрсәтергә теләгән һәр кешене «Авылым тарихы» бәйгесендә катнашырга чакырабыз! Бәйге агымдагы елның 31 октябренә кадәр уздырыла.

Бәйгедә катнаш ... Алга таба укырга »

Караулар: 1260 | Өстәде: остаз | Дата: 05.09.2018

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Рамил Фазлыевның "Мулла" фильмы Оренбургта узган XI Халыкара "Восток&Запад. Классика һәм авангард" кинофестивалендә җиңү яулаган. Бу хакта Оренбург татарларының "Туган тел" оешмасы хәбәр итә. 

Жюрига 70ләп кинотасма тәкъдим ителгән. Рамил Фазлыев фестивальдә берьюлы ике "Алтын сармат арсланы" сынына лаек булган. "Иң яхшы актер" һәм "Иң яхшы фильм" номинацияләрендә аңа тиңнәр булмаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170847/

 

Караулар: 1248 | Өстәде: остаз | Дата: 03.09.2018

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Анталия татарлары Төркиядә Татарстан көнен билгеләп үтәчәк. Бу хакта диаспораның социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 

Очрашу урыны буларак "Жам пирамит" паркы билгеләнгән. 

Анталия татарларының бер өлеше исә Казанда узачак чараларда катнашырга планлаштыра. "Казан" гаилә Үзәге янында Анталия татарлары чатыры урнаштырылачак.

Биредә иртәгә "Мәдәниятләр мозайкасы" республикакүләм этнофестивале уздырыла. Тамашачылар Татарстан Халыклары ассамблеялары һәм халыклар дуслыгы йортларының 280ләп  милли-мәдәни берләшмә вәкилләрен күрә алачак. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170612/

Караулар: 1350 | Өстәде: остаз | Дата: 29.08.2018

Караулар: 1561 | Өстәде: остаз | Дата: 21.08.2018

(Казан, 20 июль, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Милли Шураның структурасы - урынбасарлары да кабат сайланды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/20/168249/

Караулар: 1560 | Өстәде: остаз | Дата: 20.07.2018

“Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дип әйтү – ул безне алдау түгел, үзегезне алдау”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Министр татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашучыларның татар телендә генә сөйләүләрен сорады

Караулар: 1916 | Өстәде: остаз | Дата: 10.07.2018

Пленар утырышта Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин да катнашты.
- Һәрберебезне татар телен укыту ничек булыр, аны киләчәк буын өчен саклый алырбызмы, дигән сорау борчый. Бу мәсьәлә бүген мәктәпләрдә, гаиләләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш. Безгә эшләү өчен шартлар бар, бары тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк, - диде ул үз чыгышында.

Караулар: 1938 | Өстәде: остаз | Дата: 09.07.2018

Бу атнада кукмара шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 7нче Бөтенроссия съездының күчмә утырышы булды. Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән әлеге чарада татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре директорлары, мәгариф идарәсе башлыкларының укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлары, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар, укытучылар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.Бу дәрәҗәле съезда миңа да катнашу бәхете елмайды!!!

Караулар: 921 | Өстәде: остаз | Дата: 09.07.2018

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/18/166123/

Караулар: 1997 | Өстәде: остаз | Дата: 18.06.2018

« 1 2 3 4 5 6 ... 11 12 »
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map