Төп бит » Яңалыклар архивы

Шушы көннәрдә Израильдә «Татар симфоник музыкасы җәүһәрләре» дигән зур концерт булып узды. Татарстан композиторлары әсәрләрен дирижер Бинямин Йосыпов җитәкчелегендәге Иерусалимның симфоник оркестры башкарды.

Әлеге чараны оештыру идеясен Татарстан республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм Израиль дирижеры Бинямин Йосыпов тәкъдим иткән булган. Ниһаять, әлеге хыял чынга ашкан.

Зөлфия Рәүпованың «Алтын сарай», Шамил Тимербулатовның «Әстерхан биюе» кебек музыкаль әсәрләре беркемне дә битараф калдырмаган. Ә концерт азагында яңгыраган Бинямин Йосыповның «Чынгыз Хан» симфоник поэмасы күпләрнең йөрәкләрен тизрәк тибәргә мәҗбүр итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Әлеге концерт Израильнең музыкаль һәм мәдәни тормышында үзенчәлекле, кабатланмас вакыйгага әверелгән. Тамашачылар да: «Без үзебез өчен бөтенләй яңа дөнья, татар моңы дөньясын ачтык. Шулкадәр күңелләрне йомшартырлык музыка күп ... Алга таба укырга »

Караулар: 1532 | Өстәде: остаз | Дата: 09.09.2014

 

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сайлауда катнашу хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы да»

08.09.2014 ел- Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чираттагы утырыш узды. Анда ТР Халыклары Ассамблеясы советы һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Утырыш республикада 1-30 сентябрь көннәрендә үткәрелә торган "Экстримизмга - юк!" акциясе кысаларында үткәрелде. Ник дигәндә, ТР Халыклар дуслыгы оешмасы 2012-2014 елларда терроризмга, экстримизмга каршы көрәш профилактикасы алып барды. 

«Бу чаралар безнең Ассамблеяның эшләре нигезендә ятарга тиеш. Апас районында булган вакыйганы гына мисалга алыйк. Анда Ү ... Алга таба укырга »

Караулар: 1534 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2014

4-9 сентябрь көннәрендә Казанның ГХАТ бүлекләрендә 461 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 21 һәм 22 яшь, иң олы яшьтәгеләренә - 55 һәм 53 яшь. 

Шул ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 495 сабый (237 малай һәм 258 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре – 2010 һәм 4720 грамм. Иң яшь анага – 21, иң олы яшьтәгесенә - 43, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе. 

Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Артем, Кәрим, Максим, Виктория, Ясминә, Алинә, Милана исемнәре кушкан. Бу атнада нәни казанлыларга кушылган иң сирәк исемнәр - Лавр, Кир, Әсман, Гаер, Кайя, Аймин Розетта, Әсма.

Караулар: 1544 | Өстәде: остаз | Дата: 07.09.2014

 

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы булды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Пирамида» комплексында Х Казан Халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасында катнашты.

Иң элек, гадәт буенча, фестивальнең мәртәбәле кунаклары кызыл келәм буйлап узды. Быелгы фестивальдә Голландия режиссеры Йос Стеллинг, Россия актрисасы һәм режиссер Вера Глаголева, кино белгече һәм алып баручы Александр Гордон, режиссерлардан Алла Сурикова, Константин Лопушанский, Егор Кончаловский, актер Борис Щербаков, Наталья Аринбасарова һәм кино өлкәсендә танылга ... Алга таба укырга »

Караулар: 1520 | Өстәде: остаз | Дата: 05.09.2014

Болгар тарихи-архитектура комплексы - ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова һәм башка рәсми затлары катнашты.

Тантана «Гасырлар җиле» хореографик күренеше белән башланып китте.

Аннары сәламләү сүзе белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова чыгыш ясады. Ул, аерым алг ... Алга таба укырга »

Караулар: 1453 | Өстәде: остаз | Дата: 20.08.2014

Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады. Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51е чәчмә әсәрләр (проза), 50е тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итәләр әлеге конкурсны оештыручылар ТР Милли китапханәсеннән. Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән. Чәчмә әсәрләр: I урын - Мәдинә Маликова «Арыш ... Алга таба укырга »

Караулар: 1876 | Өстәде: остаз | Дата: 09.08.2014

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ


Караулар: 1447 | Өстәде: остаз | Дата: 09.06.2014

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 9 нчы майга республикада 909,3 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 37,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 
Ике атнада 70 мең кв.м торак тапшырылган. Ел башыннан 909,3 кв.м торак сафка бастырылган. 9 нчы майга соц ... Алга таба укырга »

Караулар: 1441 | Өстәде: остаз | Дата: 10.05.2014

«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч – адреслы ярдәм», – дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше оешкан төстә һәм системалы характерда алып барылы ... Алга таба укырга »

Караулар: 1457 | Өстәде: остаз | Дата: 10.05.2014

« 1 2 ... 9 10 11 12 »
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map