Төп бит » Яңалыклар архивы

XI Халыкара мөселман киносы фестивале5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале уздырыла. Быел фестивальне ачу һәм ябу тантаналары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстанның башкаласында “Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына” шигаре астында 2005 елдан бирле уздырыла. Беренче фестиваль Россия мөфтиләр шурасы, РФ мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылган иде.

Үткәрелү дәверендә фестиваль кинематографиячеләрнең дәрәҗәле форумы статусын алды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз төп билгесенә, ан ... Алга таба укырга »

Караулар: 2451 | Өстәде: остаз | Дата: 07.09.2015

24-26 август көннәрендә Мәскәү каласында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре оештырыла. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашачак.

Мәскәүдәге коллегалардан алган мәгълүматларга караганда, 26 агустта Мәскәүнең халыкара Музыка йортында зур концерт узачак. Рәсми кунакларга, башкалада яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан сәнгать осталарының иҗатлары тәкъдим ителәчәк.

Музыкаль кичә барышында фотокүргәзмә, китап ярминкәсе эшли. Чара Россиядә яшәүче халыклар дуслыгын арттыру, төбәкләрдә социаль-икътисади элемтәләрне ныгытуга нисбәтләнә. Тантаналы кичәгә Россия Президенты администрациясе, Россия хөкүмәтеннән вәкилләр, Мәскәүдә оешкан “Татарстан якташлары” җәмгыяте әгъзалары чакырылган.

Татарстан мәдәнияте көннәрендә татарның бөек улы Муса Җәлилне дә ис ... Алга таба укырга »

Караулар: 1519 | Өстәде: остаз | Дата: 27.08.2015

ТР Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты 17-30 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр-археология мәктәбен үткәрәчәк. Әлеге мәктәп дөньякүләм фәннең иң яңа казанышларын Ауразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү практикасына кертүдә илебез һәм чит ил галимнәрен, шулай ук мәгариф ресурсларын берләштерү максаты белән оештырыла.

Мәктәп кысаларында түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк:

— борынгы заманнарда металлургия һәм металл эшкәртү тарихы;
— палеоантропология;
— археологиядә архео-биология ысуллары;
— кыр консервациясе һәм реставрациясе ысуллары;
— археологиядә геомәгълүмати системалар;
— борынгы керамика ысуллары;
— борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү;
— археологик пыяла.

... Алга таба укырга »
Караулар: 1691 | Өстәде: остаз | Дата: 29.07.2015

25 майда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. Шура әгъзалары Казанның Тынычлык мәчетенә җыелды. Сөйләшү мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты.

Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаләренә кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

Дин әһелләре үзара киңәш тоткач һәм фикерләшкәч билгеле бер карарларга килделәр.

Рамазанның беренче көне — 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла.

Рамазанның соңгы көне — 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих ... Алга таба укырга »

Караулар: 1596 | Өстәде: остаз | Дата: 27.05.2015

Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды

Караулар: 1624 | Өстәде: остаз | Дата: 03.01.2015

02.10.2014
6 октябрьдә Казанда республикабызда бердәнбер булган Милли мәгариф үзәге ачылу тантанасы узачак. Әлеге үзәк үз эченә “Балакай” балалар бакчасын һәм Казан федераль университеты каршындагы 2нче гимназияне һәм 32нче музыка мәктәбен алачак. 
Милли мәгариф үзәгенең төп үзенчәлеге – тарих, традицияләр, халык мәдәнияте нигезендә өзлексез рәвештә туган телдә белем алу процессын балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты үзара бәйләнеше аша гамәлгә ашыру.
Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара 6 октябрь көнне “Баскет холл” спорт комплексында узачак. Республикабызның өч меңнән артык яң яхшы укытучысын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак.
... Алга таба укырга »

Караулар: 1523 | Өстәде: остаз | Дата: 05.10.2014

Татарстан башкаласында сынау режимында Чәк-чәк музее эшли башлады. Ул Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамы буенча 11 йортта урнашкан. 

Музей Татарстанның төп символларыннан булган “чәк-чәк”кә багышланган. Экспозиция интерактив формада милли татар ризыгының тарихы хакында сөйли. Музей кунакларына самавырдан чәй эчәргә

  тәкъдим итәчәкләр. 

Оештыручылар әлеге музейның эше белән “музейлы” ялның традициясен торгызып җибәрә алуларына, казанлыларның ял көннәрендә гаиләләре белән музейларга йөрүне кагыйдә итеп алуларына ышаналар. “Милли ризык кием һәм, хәтта, телгә караганда да халыкның тарихи һәм мәдәни мирасы хакында мәгълүматны күбрәк саклап килә. Бүгенге татарларның әби-бабалары яшә ... Алга таба укырга »

Караулар: 1601 | Өстәде: остаз | Дата: 14.09.2014

20-нче сентябрьдә Казанда Г.Камал театры каршындагы мәйданда “Казан җыены” беренче тарихи реконструкция үтәчәк. Казанлылар һәм башкала кунаклары тарихка кайтып, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы татар башкаласын күзаллый алачаклар.

Тарихи чара үз эченә танылган татар җырчылары концертын, балалар “мәйданчыгы”н һәм милли эшләнмәләр ярминкәсен ала. Моннан кала, мәйданда винтаж киемнәр модасын күрсәтү, күргәзмә эше һәм ярышлар оештырылачак.

Чараны “Иман йорты” яшьләр клубы һәм Казан Мэриясе ярдәмендә Г.Камал театры оештыра. Чара 14.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Караулар: 1531 | Өстәде: остаз | Дата: 14.09.2014

Мәдәният елы кысаларында Казанда Горсовет урамы буенча 17-нче номерлы йорт ишегалдында чираттагы “Әдәби ишегалды” чарасы уздырылачак. 

Чара программасында шагыйрьләр Лилия Газизова, Айрат Бикбулатов, Рифат Сәлахов, музыкантлар Алмаз Әхмәтҗанов, Зарина Акунеева, Аделя Вәлиуллина, “Fteam” хореография коллективы чыгышлары планлаштырылган. 

Чара кысаларында викторина һәм китаплар белән алмашу оештырыла. Китап сөючеләр өчен Казанның муниципаль китапханәләренә язылу мөмкинлеге булдырылачак. Чара 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Караулар: 1617 | Өстәде: остаз | Дата: 12.09.2014

Борынгы табылдыклар тарихчылар өчен зур кыйммәткә ия. Гадәттә, алар тарихи вакыйгаларны расларга гына түгел, ә яңа фактларны ачыкларга да ярдәм итә. Хәзерге вакытта тарихчылар Идел Болгарстанында ислам дине тарихта билгеле булганча 922 елда түгел, ә иртәрәк кабул ителгән булган дип килә. Ләкин әлегә аны расларлык төгәл фактлар гына юк. Бу чорга кадәрге катламнарның археологик казылмалар нәтиҗәләре моны, һичшиксез, раслар, дип саный тарихчылар.

Әле август аенда гына Әстерхан өлкәсендәге Мошаик авылы тирәсендә  Киев яшендәге борынгы кала табылды. Казылмалар Идел Болгарстаны шәһәренең Монгол явы килүгә кадәр үк чәчәк атканын исбатлый. Киләсе елга археологларыбыз бирегә кабат юл тотарга тиеш. Экспедиция казу эшләре бара торган җирне киңәйтүне генә түгел, борынгы йорт табылган урынны тирәнрәк казуны күздә тота. Җирнең тагын да тирәнрәк катламында бу корылманың тагын да борынгырак нигезе булуы да ихтимал.

... Алга таба укырга »

Караулар: 1512 | Өстәде: остаз | Дата: 11.09.2014

« 1 2 ... 8 9 10 11 12 »
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map