21:41 Фонтаннар классик әсәрләр җырлый башлады | |
Казанда Г.Камал театры каршындагы “җырлый торган фонтаннар” быел яңа көйләр яңгыратачак. Башкалада яшәүчеләр һәм кунакларны биредәге мәйданда татар композиторлары әсәрләре белән каршыларга булганнар. Фонтаннар өчен яңа музыкаль фон С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге, Татарстан Композиторлар берлеге һәм шәһәрнең музыка мәктәпләре белән берлектә әзерләнгән. Фонограммага татар классиклары Салих Сәйдәшев, Фарид Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Ренат Еникиев әсәрләре дә, симфоник оркестрлар башкаруында яшь Казан композиторлары Эльмира Низамова һәм Радик Сәлимов әсәрләре дә кертелгән. Шулай ук казанлылар һәм кунаклар заманчалаштырылган татар халык җырларын да ишетә алачак. Фонограмма 8 бүлектән тора, аларның һәркайсының дәвамлыгы 30-40 минут. Г.Камал театры мәйданында җырлар иртәнге 11дән 22 сәгатькә кадәр яңгыратылачак. Бәйрәм көннәрендә исә көйләрне бер сәгатькә озаграк тыңлап була. “Классик музыка казанлыларның һәм кунакларның күңеленә хуш килер һәм балалар-яшьләрдә зәвык тәрбияләр дип уйлыйм”, – диде мэр. intertat.ru | |
|