«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч – адреслы ярдәм», – дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше оешкан төстә һәм системалы характерда алып барылы
...
Алга таба укырга »