Төп бит » 2017 » Август » 16 » "Казан басмасы" Коръәнен Мәккәгә алып баралар
00:02
"Казан басмасы" Коръәнен Мәккәгә алып баралар

  Мәккәгә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. (Казан, 15 август, “Татар-информ”). “Казан басмасы” уникаль Коръәнне Мәккәгә хаҗ кылучылар үзләре белән ала. Бу хакта Казан мэриясе порталында хәбәр ителә.

17 августта китап Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыяте су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы Рөстәм Гыйльметдиновка тапшырыла һәм ул аны изге шәһәргә алып барачак.

Бу Коръән – Көньяк полюста булып кайткан беренче һәм бердәнбер мөселман изге китабы. Әлеге китап Казан мөселманнары тарафыннан басылып чыккан беренче басма Коръән – “Казан басмасының” репринт копиясе булып тора. Нәкъ менә бу китап 2014 елда су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары белән Антарктиданың “Беллинсгаузен” Россия поляр станциясендә булып кайта.

Мәккәгә хаҗ 18 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм бу Коръәннең икенче кат сәяхәте санала. Шуннан соң китап Ислам мәдәнияте музеена тапшырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/15/146450/

Просмотров: 1448 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map